Аномаль эссе һава торышы Татарстанда атна ахырына кадәр саклана
2 июльдә көндезге сәгатьләрдә һава +28..+34 градуска кадәр җылына, дип искәртә синоптиклар.
Пәнҗешәмбе, 4 июльдә, көндез һава температурасы +31..+36 градуска кадәр күтәрелә. Республика территориясендә уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 5-7 градуска югары булачак.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары нигезендә, көндезге температура +31..+36 градуска җиткән аномаль эссе һава торышы Татарстанда атна ахырына кадәр саклана. Шул ук вакытта, җомга, шимбә һәм якшәмбе республикада урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев