Бу атнада Татарстанда 22 градуска кадәр салкын булачак
Һава торышы

Бу атнада Татарстанда 22 градуска кадәр салкын булачак

Пәнҗешәмбегә бераз җылыта

Татарстанда антициклон йогынтысында җиңелчә генә суык һава урнашты. Пәнҗешәмбегә бераз җылыта.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда,  чәршәмбе – 25 мартта көндез -5…-10, төнлә -12…-17, урыны белән -22 градуска кадәр салкын көтелә. Явым-төшем булмаячак. Пәнҗешәмбе – 26 гыйнварда температура бераз күтәреләчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -2…-7, төнлә -8…-13, урыны белән -17 градус күрсәтәчәк.

Башлангыч фаразлар буенча, җомга һәм шимбә – 27-28 гыйнварда республикада урыны белән  аз гына кар явып үтәчәк. Җиңелчә салкын һава сакланып кала: көндез термометрның терекөмеш баганасы -5…-10, төнлә -11…-16 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев