Бүген бозлавык, кар һәм -19 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Һава торышы

Бүген бозлавык, кар һәм -19 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Көчле җил фаразлана

9 февральдә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, кар һәм урыны белән буран көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.

Көчле җил фаразлана: төнлә аның тизлеге 20 м/с, көндез 15 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 14-19 градус күрсәтәчәк, ә тәүлекнең якты вакытында -10-15 градус билгеләрендә булачак. Юлларда, синоптиклар кисәтүеннән күренгәнчә, бозлавык көтелә.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев