Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Бүген кар, томан һәм -2 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә

Бүген, кышның соңгы аеның беренче көнендә, Татарстанда температура фоны берникадәр түбәнәйсә дә, чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Иртән һәм көндез урыны белән, шул исәптән Казанда да, бераз кар көтелә. Шул ук вакытта, аерым районнарда (ТР башкаласында – иртәнге сәгатьләрдә генә) томан төшүе ихтимал.

Төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә. Кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр (Казанда – 12 метрга кадәр) көчәя. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Татарстанда һава температурасы көндез -2..-7 градус (республика башкаласында -4..-6 градус) тәшкил итәчәк.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев