Бүген көчле җил һәм 14 градуска кадәр җылылык көтелә
Һава торышы

Бүген көчле җил һәм 14 градуска кадәр җылылык көтелә

Аязучан болытлы һава булачак

Бүген, 3 апрельдә, Татарстанда температура фонының тагын да күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итәчәк. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә, Казанны да кертеп, аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә синоптиклар.

Көннең якты вакытында Татарстан буенча һава температурасы төнге +2..+7 градустан соң +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк (ТР башкаласында +12..+14 градуска кадәр).

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев