Бүген Татарстанда +21 градуска кадәр җылы булача
Һава торышы

Бүген Татарстанда +21 градуска кадәр җылы булача

Бераз яңгыр булырга мөмкин

Бүген, 13 сентябрьдә, Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава, кайбер урыннарда, нигездә көньякта, бераз яңгыр булырга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгыш юнәлешенә үзгәрәчәк җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Көндез ул кайвакыт 13 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез республикада һава +16..+21 градуска кадәр җылыначак (Казанда +19.. +21 градуска кадәр), дип хәбәр итә метеорологлар.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев