Бүген Татарстанда +26 градуска кадәр җылы көтелә
Һава торышы

Бүген Татарстанда +26 градуска кадәр җылы көтелә

Көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 4-9 метрны тәшкил итәчәк

Җомга, 22 сентябрьдә, Татарстанда антициклон тәэсирендә урнашкан аномаль җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 4-9 метрны тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда 12 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез һава температурасы +21..+26 градуска кадәр җылыначак (Казанда +23.. +25 градуска кадәр).

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев