Бүген Татарстанда көчле җил һәм 18 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Һава торышы

Бүген Татарстанда көчле җил һәм 18 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, көндез аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин

Җомга көнне Татарстан территориясендә көчле җил һәм бозлавык көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, көндез аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә -13...-18 градуска кадәр салкын фаразлана. Көндез термометр баганалары -8...-13 градуска кадәр күрсәтәчәк. Явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев