Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Эссе җәй Татарстан кырларына корткычлар һөҗүмен көчәйтәчәк

Татарстанда алдагы җәйнең эссе булуы көтелә

Татарстанда алдагы җәйнең эссе булуы көтелә, мондый һава торышы басуларда корткычлар таралуга китерәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин сөйләде.

«Барлык зыян китерә торган корткычлар – кисмән, коңгыз, бет, борча – бик яхшы үсә, үрчи. Әгәр көчле химик препаратлар, химик саклану чаралары кулланмасак, аграрийлар моннан котыла алмаячак», - дип сөйләде ул.

Салкынча һава торышы һәм яңгырлар, киресенчә, гомуми фитосанитар вазгыятькә уңай тәэсир итә, дип өстәде Гатин.

«Һәр культураның үз корткычлары һәм үз саклану чаралары бар. Үсемлекләрнең шытучанлыгы һәм булачак уңыш сайланган сортларга, барлык агрономик һәм агротехник чараларны һәм технологияләрне үтәүгә бәйле», - дип ассызыклады ул.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев