Февраль сынамышлары
Һава торышы

Февраль сынамышлары

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елны иген уңар

* Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын һәм яңгырлы булыр.

* Февраль – карга, апрель суга бай.

* Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса – арыш, җылы булса, тары уңар.

* Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.

* Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.

* Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

* Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.

* Февраль ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.

* Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.

* Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.

* Кар күп ятса, үлән калын булачак.

* Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев