Гыйнварда һәм февральдә һава торышы нинди булачак?
Һава торышы

Гыйнварда һәм февральдә һава торышы нинди булачак?

Кар күп булачакмы?

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтүенчә, 2021 елда гыйнвар һәм февраль айларында явым-төшем аз булыр дип фаразлана. Бу хакта ул матбугат конференциясендә сөйләде.

Аның сүзләренчә, климатик исәпләүләр буенча, гыйнвар һәм февраль — елына иң аз явым-төшемле, коры айлар. Гыйнварда уртача 33 мм, февральдә 28 мм кар төшә, диде ул.

«Әгәр Себер антициклоны булса, явым-төшемнәр булмаячак. Бүген дә без антициклон үзәгендә, шуңа күрә һава торышы климатик нормадан 4-5 градуска түбәнрәк, явым-төшем дә аз, һава басымы да күтәрелгән», — диде. Белгеч декабрьдә дә явым-төшем айлык норманың яртысын тәшкил иткәнен әйтте.

Юрий Переведенцев былтыр декабрьдә төньяк Атлантика тәэсирендә яшәгәнебезне искәртте. «Шуңа күрә җепшек һәм яңгырлы иде, кар да аз булды», — диде.

Профессор гыйнварда уртача тәүлеклек температура -10, -11 градус салкын булачагын әйтте. «Гыйнвар азагы-февраль башында салкыннар әле булачак, февраль уртасыннан инде кояш нурлары тәэсирендә һава җылына башлаячак. Гидрометеорология үзәге февраль–март айларында аномаль җылы булыр дип күрсәтә», — диде.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев