Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Якын көннәрдә Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Төнлә термометр баганалары -6..-11 градус, ә көндез исә +1...-6 градус күрсәтәчәк

Якын көннәрдә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы көтелә. Төннәрен элеккечә салкын булачак, аның каравы көндез термометр баганалары нульдән югарыга менәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Бары тик 19 мартта төньяк циклонның тонык атмосфера фронты үтү аркасында төнлә урыны белән кар һәм юеш кар, томан булуы мөмкин. Әмма көндез авышкан антициклон йогынтысында җитди явым-төшем көтелми. Төнлә -2.. -7 градус, урыны белән -12 градус температура булачак. Көндез - 1..-4 температура көтелә.

Аннары 20 һәм 21 мартта республикада явым-төшемсез аз болытлы һава көтелә. Төнлә 7-13 градуска кадәр салкын, ә аязганда -18 градуска кадәр температура фаразлана. Тәүлекнең якты вакытында – 0..+5 градус.

Якынча, җомга һәм шимбә, 22 һәм 23 мартта, вазгыять үзгәрмәячәк. Явым-төшем ихтималы юк. Төнлә термометр баганалары -6..-11 градус, ә көндез исә +1...-6 градус күрсәтәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев