Яңа атна яшен һәм көчле җил белән башлана
Һава торышы

Яңа атна яшен һәм көчле җил белән башлана

Җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин

Дүшәмбе, 26 июньдә, Татарстан территориясендә һава торышының начарлануы көтелә. Төнлә һәм көндез яшен һәм җилнең кыска вакытка көчәюе фаразлана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +8... +13 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +19... +24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев