Июль аенда нинди һава торышы булачак?
Һава торышы

Июль аенда нинди һава торышы булачак?

Июльдә явым-төшем җитмәс, дип фаразлана

Июль аенда Татарстанда һаваның уртача температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булыр дип фаразлана. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Казанда норма 20,5 градус, республикада 19,9 градус тәшкил итә.

Июльдә явым-төшем җитмәс, дип фаразлана. «Айлык явым-төшем күләме климатик нормадан кимрәк булыр дип көтелә. Норма Казанда 63 мм, Татарстанда 56 мм тәшкил итә», диелә хәбәрдә.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев