Ишеп яуган яңгыр бүрәнә белән тавыкларга кадәр агызган (ВИДЕО)
Һава торышы

Ишеп яуган яңгыр бүрәнә белән тавыкларга кадәр агызган (ВИДЕО)

Кайда булган хәл?

Кама Тамагы районы Чаллы авылыннан ерак түгел генә урман тирәсендә бүген ишеп яңгыр яуган. Басуда җыелган сулар авылга агып төшеп, авыл башындагы ике өйнең ишегалды аша ташу булып аккан.  

Видеодан күренгәчә, хуҗалыктагы бүрәнәләр, бакчага утыртылган суганнар, яшелчәләр һәм хәтта тавыкларга кадәр аккан.

Чыганак

Фото: скриншот

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев