Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

КФУ метеорологы кисәтү ясады

Киләсе атнада 30 градус эссе булачак

Казанда июльнең беренче декадасында аномаль эсселек көтелә. Атна дәвамында уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 4-5 градуска югары була. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Казанга аномаль эсселек килде, хәзер уртача тәүлеклек температура нормадан 4-5 градуска югары. Норма буенча ул 20 градус җылы булырга тиеш. Чынлыкта исә, көндезләрен шәһәрдә һава температурасы 29-32 градуска кадәр күтәрелә», – диде тикшерүче.

Профессор әйтүенчә, аномаль җылылык һава торышының антициклон характерына бәйле. Көчле җылыну бара, болытлар юк, кояш кыздыра.

«Июль – елның иң эссе ае. Бездә озак вакыт дәвамында антициклон һава торышы хөкем сөрә. Шуның аркасында Казанда июнь аенда явым-төшемнәр 60 мм нормадан нибары 9 миллиметр гына яуды. Бу атнада да яңгырлар көтелми», – диде КФУ профессоры.

Казанда июль аенда норма буенча уртача айлык температура 20-21 градус булырга тиеш, ә явым-төшемнәр нормасы – 67 мм. Россия Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, ай бик эссе булачак, явым-төшемнәр кытлыгы көтелә. Циклон килсә һава торышы үзгәрәчәк, эссе кимиячәк, тик якын арада мондый үзгәрешләр көтелми.

«Мәскәүдә ишеп яңгыр яуды, ләкин шушы антициклон аркасында яңгырлар безгә килә алмый», – дип аңлатты Юрий Переведенцев.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, чәршәмбе көнне, 5 июльдә республикада алмашынучан болытлы, явым-төшемсез булачак. Төнлә һава температурасы +13..+18 градус, ә көндез +27...+32 градус була.

Пәнҗешәмбе көнне, июльдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы саклана. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 14-19, көндез 28-33 градус эссе була.

Җомга көнне, 7 июльдә, шулай ук аз болытлы һәм явым-төшемсез булачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 15-20, көндез 30-35 градуска кадәр күтәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев