Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Кыш чигенергә ашыкмый: Татарстанда салкыннар кабат көчәя

Татарстанда суык һава торышы ким дигәндә киләсе атна башына кадәр сакланачак

Моның төп сәбәбе –  төбәктә түбән температуралар урнаштыручы һәм үзе белән карлы явым-төшемнәр алып килүче Арктика антициклоны.
Метеорологлар фаразлавынча, 6 мартка каршы төндә термометр баганалары -8…-13 градуска кадәр төшәчәк, ә күк йөзе аязган вакытта суык -17 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Көндез исә һава бераз җылына: -4…-9 градус көтелә.

Шимбә көнне, 7 мартта, бераз кар көтелә, аерым районнарда буран чыгуы ихтимал. Төнлә һава температурасы кабат түбәнәя: -13…-18 градус, ә аязган чакларда -22 градуска кадәр суыта. Көндез -4…-9 градус булачак.

Якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә һава температурасы көндез -14…-19 градус тәшкил итәчәк. Төнлә суыкның -24…-26 градуска кадәр төшүе бар. Синоптиклар сишәмбедән генә салкыннарның әкренләп чигенүен һәм җылылык килүен вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев