Май аенда Татарстанда нинди һава торышы булачак?
Һава торышы

Май аенда Татарстанда нинди һава торышы булачак?

Республика өчен майда климатик норма +13,6 градуска тигез

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, май аенда Татарстанда уртача айлык температура климатик нормага туры киләчәк.

Республика өчен майда климатик норма +13,6 градуска тигез. Явым-төшем күләме дә нормага якын – 41 миллиметр тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта, апрельнең соңгы декадасы климатик нормадан 4 градуска җылырак булачак (республика өчен ул +8,5, Казан өчен +9 градус тәшкил итә).

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев