Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Метеоролог салкыннар турында кисәтте

Һава температурасы климат нормасыннан түбәнрәк була

Бу атна башында һәм уртасында Татарстанда һава сизелерлек җылына, уртача тәүлеклек температура климат нормасына якыная. Әмма ял көннәрендә төбәктә чираттагы салкыннар көтелә. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, якындагы көннәрдә төнлә Казанда һава температурасы климат нормасыннан түбәнрәк була, әмма кыраулар көтелми. Пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көндез + 25..+26 градуска кадәр җылыначак. Якшәмбе, 18 июньдә, температураның түбәнәюе көтелә.

«Хәзер Казанда норма буенча уртача тәүлеклек температура 17 градуска якын тәшкил итә. Шәһәрдә якындагы декадада һава температурасы нормадан бер градуска түбәнрәк булачак. Эссе һәм бөркү түгел, коры була. Бу уңайлы һава торышы», - дип саный Переведенцев.

«Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, июнь башыннан Казанда бары тик 7 мм гына явым-төшем яуган, ә айлык норма 60 мм булырга тиеш. Дым кытлыгы авыл хуҗалыгына һәм уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип өстәде КФУ профессоры

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев