Синоптикларның мәгълүматлары буенча, сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең айлык фаразыннан күренгәнчә, Татарстанда көзнең беренче ае гадәттәгедән корырак һәм җылырак булачак.
Синоптикларның мәгълүматлары буенча, сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Казанда климатик норма +12,3, республикада +11,9 градус тәшкил итә.
Үз чиратында, явым-төшем күләме климатик нормадан азрак булыр дип фаразлана. Гадәттә, сентябрьдә ТР башкаласында - 50, ә республикада 48 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә.
Элегрәк Казан федераль университеты галимнәре Татарстанга җылы көннәрнең кайчан әйләнеп кайтачагы хакында сөйләгән иде. Бүген республикада һава температурасы +24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев