Ноябрь башы нормадан бер градуска җылы булачак
Һава торышы

Ноябрь башы нормадан бер градуска җылы булачак

Республика өчен 1-10 ноябрьдә климатик норма -0,3 градус, ә Казан өчен +0,2 градус була

Татарстанда ноябрьнең беренче декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югары була. Әлеге фаразларны республиканың Гидрометеорология үзәге таратты.

Республика өчен 1-10 ноябрьдә климатик норма -0,3 градус, ә Казан өчен +0,2 градус була. Шулай итеп, уртача температура 0,7 һәм 1,2 градус була.

Алдарак метеорологлар Татарстанда ноябрьдә температура һәм явым-төшемнәр буенча фараз ясаган иде.

Әлегә Татарстанда «Лидия» атлантик циклон килде. Республикада көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителгән иде. Төбәктә беренче кар яуды.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев