Ноябрь башында Татарстанда көчле кар көтелә
Якын көннәрдә республика юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин
Ноябрь башында Татарстанда һәм Россиянең күп кенә төбәкләрендә көчле кар явулар көтелә. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәге хәбәр итә.
«Ноябрь башында Үзәк Россиядә, Черноземьеда, Югары һәм Урда Иделдә, Идел-Нократ төбәгендә, Урта һәм Поляр Уралда, Көнбатыш Себернең төньягында һәм көнбатышында көчле кар явачак», – дип сөйләде метеорологлар.
Шуңа күрә, бары тик илнең иң көньяк төбәкләре генә көз ареалында калача, дип искәртә синоптиклар.
Баштарак «Татар-информ» республиканың Гидрометеорология үзәге Татарстанда һава торышының җитди начараюы турында кисәтүен язган иде. Аерым алганда, якын көннәрдә республика юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев