Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Россиядә климатның җылыну процессы дөньядагыдан тизрәк бара

«Без глобаль җылыну турында сөйләгәндә, аның киңлек һәм вакытка бәйле үзенчәлекләре бар, - дип аңлатты белгеч

Россиядә климатның җылыну процессы тулаем алганда дөньядагыдан тизрәк бара. Бу хакта ТАСС агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Романа Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Без глобаль җылыну турында сөйләгәндә, аның киңлек һәм вакытка бәйле үзенчәлекләре бар, - дип аңлатты белгеч. – Россиядә климатның җылыну процессы дөньядагыдан күпкә тизрәк бара».

Шунысы игътибарга лаек, урта киңлекләрдә бу процесс, мисал өчен, тропик төбәкләргә караганда күбәк (2,5 тапкыр) сизелә. Төньяк киңлекләрдә исә бу күрсәткечләр тагын да югарырак (3,5 тапкыр).

РФ Президенты Владимир Путин да «Валдай» дискуссия клубының пленар сессиясендә Россиядә климатның җылыну темплары югары булуына игътибар иткән иде. Ул әлеге проблеманың җитди нәтиҗәләргә китерәчәген искәртте.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев