Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Синоптиклар август башында аномаль эссе булачагы турында кисәтә

Казанда аномаль эсселек көтелә

Якындагы атнада Казанда аномаль эсселек көтелә. Августның беренче декадасында шәһәрдә һава температурасы климат нормасыннан югарырак булачак. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Җәйнең соңгы аенда Казанда норма буенча уртача айлык температура 18-18,5 градус тәшкил итә. Явым-төшемнең уртача айлык нормасы 70 мм чамасы булырга тиеш. Әмма шәһәрдә якындагы декада климат нормасыннан 2-3 градуска җылырак булачак», – диде ул.

Яңа атна Татарстанда бераз салкынаюдан башланды, әмма ул кыска вакытлы була. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, сишәмбедән Казанда температура акрынлап күтәрелә. Атна ахырына шәһәрдә көндезге сәгатьләрдә 30-32 градус эсселек вәгъдә ителә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев