Синоптиклар бу атнада яңгырлы һәм җылы булуын фаразлый
Һава торышы

Синоптиклар бу атнада яңгырлы һәм җылы булуын фаразлый

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, шимбә – 6 майда көндез +17…+22 градус

Татарстан 32 градус эсседән соң яңгырлы атмосфера йогынтысында калган. Майның беренче көнендә һава температурасы нормадан 10 градуска артыграк булса, бүген республикада термометрның терекөмеш баганасы +10…+17 градустан югары күтәрелмәгән.

Иртәгә, 3 майда көндез явым-төшем көтелми диярлек. Көндез +17…+22, төнлә +8…+13 градус, яңгыр булырга мөмкин. Республиканың көнчыгыш төбәгендә +27 градуска кадәр җылы.

Пәнҗешәмбе һәм җомга – 4-5 майда янә җылыта. Көндез һава температурасы +20…+26, төнге сәгатьләрдә +6…+12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Урыны белән яңгыр көтелә.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, шимбә – 6 майда көндез +17…+22 градус.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев