Синоптиклар кисәтә: Татарстанда һава шартлары бозылачак
Һава торышы

Синоптиклар кисәтә: Татарстанда һава шартлары бозылачак

Юлларда сак булыгыз

Иртәгә, 4 гыйнварда, Татарстанда һава шартлары бозылачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Республика территориясендә, шул исәптән Казанда да юлларда урыны белән бозлавык, иртән һәм кич томан төшүе искәртелә. Шунлыктан юлларда сак һәм игътибарлы булу сорала.

Һава температурасына килгәндә, Татарстанда дымлы һәм чагыштырмача җылы һава торышы саклана.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев