Синоптиклар Татарстанда температура аномалияләре турында кисәтте
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда температура аномалияләре турында кисәтте

Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә

Алдагы 10 көндә Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 6 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә.

11 февральдән 20 февральгә кадәр Татарстан Республикасы буенча температура нормасы -11 градус тәшкил итә, Казан буенча — 10 градус.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген төбәктә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә -28 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Көндез -10дан -15 градуска кадәр, урыны белән бераз кар явачак. Һава торышы болытлы, аязучан булачак. Урыны белән 13 м/с кадәр җил фаразлана, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев