Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгенең һава шартлары начараю турында кисәтүендә әйтелә
11 сентябрьдә Татарстанда кабат томан фаразлана. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгенең һава шартлары начараю турында кисәтүендә әйтелә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, томан Татарстан Республикасында, шул исәптән Казанда, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төшәчәк.
Искәртик, якындагы көннәрдә төбәктә җылы һава торышы көтелә. Төнлә температура +10..+17 градус була, ә көндез исә һава +23..+28 градуска кадәр җылына.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев