Татарстан өчен иң кирәкле һөнәрләр исемлеге арткан
Һава торышы

Татарстан өчен иң кирәкле һөнәрләр исемлеге арткан

Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән боерыкка кул куйган

Татарстан Хөкүмәте республика оешмалары өчен кирәкле һөнәрләр исемлегенә яңаларын өстәгән. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән боерыкка кул куйган.

Шулай итеп, яңартылган исемлеккә химик анализ лаборанты, тимер һәм эретмәләр коючы, буяучы, кран машинисты, цех механигы, контроль-үлчәү приборларын көйләүче, автомат һәм ярымавтомат станоклар операторы, тимер эретүче, бораулаучы, слесарь, токарь кебек һөнәрләр кертелгән.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев