Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә

Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк

Татарстан синоптиклары киләсе атна башындагы һава торышы турында сөйләде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында урнаштырылган.

13 февральдә төнлә һәм иртән кар явуы, төнлә кайбер районнарда җиңелчә буран көтелә. Төнлә минималь температура -7..-12, көндез максималь һава температурасы -2..-7 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Сишәмбе, 14 февральдә, шулай ук бераз кар явачак, көндез кайбер районнарда җиңелчә буран чыгуы да ихтимал. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исүе көтелә. Төнлә -5..-10, көндез -2..-7 градус салкын булачак.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев