Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстан халкын яңгыр, яшен һәм көчле җил көтә

Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә

Бу атнада Татарстан халкын яңгыр, яшен һәм көчле җил көтә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Бүген Казанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы +15..+17 градус тәшкил итәчәк. Көндез +26..+28 градуска кадәр җылыта, урыны белән бераз яңгыр, яшен һәм җилнең секундына 15-20 метрга көчәюе көтелә.

Тулаем алганда, Татарстан буенча чәршәмбе, 19 нчы июль төнендә термометр баганалары +12..+17 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндез һава +23..+28 градус кадәр җылыначак, яшен һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Пәнҗешәмбе, 20 июльдә, температура тагын бераз төшәчәк һәм төнлә +11..+16 градус булачак, көндез +20..+25 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Урыны белән яңгыр һәм секундына 18 метрга кадәр җил көтелә.

Шундый ук һава торышы җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 июльдә дә сакланачак. Көндез һава температурасы +21..+26 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев