Республикада урыны белән (Казаннан тыш) томан төшә
Иртәгә, 7 декабрьдә, Татарстанда һава торышы шартлары начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә салкын була башлау фонында республикада урыны белән (Казаннан тыш) томан төшә.
Һава температурасы төбәктә тәүлекнең караңгы вакытында -6..-11 градус була, ә аязганда -16 градуска кадәр тәшкил итә (ТР башкаласында -7..-9 градус, ә аязганда -11 градуска кадәр).
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев