Татарстанда +2 градус җылы булачак
Һава торышы

Татарстанда +2 градус җылы булачак

Кайбер районнарында буран булачак

Татарстан синоптиклары Татарстанда һава шартларының бозылуы турында кисәтте. Бу турыда республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында хәбәр ителә, дип яза Татар-информ.

5 мартта җепшек, урыны белән күп кар явуы фаразлана. Көндез республиканың кайбер районнарында буран булачак. Синоптиклар юлларда бозлавык һәм кар боткасы турында кисәтә.

Шуның белән бергә көньяк һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә, аның тизлеге көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, төнлә -1..-5 градус, көндез -1..+2 градуска җылы булачак.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев