Татарстанда +31 градуска кадәр эсселек көтелә
Һава торышы

Татарстанда +31 градуска кадәр эсселек көтелә

Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, ә урыны белән 13 метр тизлектә фаразлан

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем ихтималы аз. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез һава температурасы +26..+31 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, ә урыны белән 13 метр тизлектә фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республика зур антициклон йогынтысында, шул сәбәпле эссе һәм коры һава торышы урнашты. Уртача һава темературасы күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югары булуы күзәтелә.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев