Юлларда урыны белән бозлавык була.
(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда салкын, болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көндез көчле явым-төшем көтелми. Юлларда урыны белән бозлавык була. Көндезге сәгатьләрдә көньяк-көнбатышка таба җилгә күчү белән уртача төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.
Караңгы вакытта термометр баганалары -8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы нульдән -4 градуска кадәр күтәреләчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/01/196274/
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев