Татарстанда акрынлап җылытачак
Һава торышы

Татарстанда акрынлап җылытачак

Кар, буран һәм көчле җил көтә

Атна уртасында Татарстанда акрынлап җылытачак. Республикада җитди явым-төшемнәр көтелми, әмма синоптиклар көчле җил фаразлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ.

Иртәгә, 14нче декабрьдә төнлә -15..-20 градус көтелә, көндез -10..-15. Җомга көнне, 15 декабрьдә, төнге сәгатьләрдә синоптиклар 13-18 градус салкын, ә көндез һава -8..-13 градуска кадәр җылыначак дип вәгъдә итә.

16 декабрьдә татарстанлыларны кар, буран һәм көчле җил көтә. Төнлә термометр баганалары -11..-16 градуска кадәр төшә. Көндез 6-11 градус салкын була. Урыны белән юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев