Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана
Һава торышы

Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана

Көндез 25 градуска кадәр салкын сакланачак

Бүген Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Төньяк һәм көнчыгыш районнарда көндез дә термометр баганасы -25 градуска җитәчәк. Бу хакта Гидрометүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Төнлә һәм иртән синоптиклар нульдән 23-28 градуска кадәр вәгъдә иттеләр, урыны белән һава температурасы -35 градуска кадәр төшәчәк.

Явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев