Татарстанда аномаль җылылык саклана, атна ахырында бераз явым-төшем көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә
Татарстанда бу атнада аномаль җылы һава торышы саклана, моңа Россиянең Европа территориясенең зур өлешенә йогынты ясый торган антициклон ярдәм итә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
2 декабрьдә республикада явым-төшем көтелми, әмма урыны белән яңадан томан төшәчәк. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Төнлә һава температурасы -2..+2 градус, көндез 0..+4 градус тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 3 һәм 4 декабрьдә, һава торышы тыныч, явым-төшем ихтималы аз. Төбәктә температура фоны бераз түбәнәячәк. Төнлә термометрның терекөмеш баганалары -3..+1 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава -1..+3 градуска кадәр җылыта.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбәдә, 5 һәм 6 декабрьдә, Татарстанда һава температурасы төнлә 0..-3 градус, көндез 0..+3 градус тәшкил итәчәк. Атмосфера фронты якын булганлыктан, урыны белән республика буенча бераз явым-төшемнәр көтелә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елның ноябре Татарстанда даими күзәтүләр тарихында иң җылысы булды. Аерым алганда, Казанда 14, 18 һәм 29 ноябрьдә температура рекордлары куелды.
Декабрьнең беренче декадасында республикада уртача һава температурасы климатик нормадан алты-җиде градуска югарырак булачак. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов бәяләвенчә, климатик кыш төбәккә декабрьнең икенче декадасында гына киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев