Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда атна ахырында суыта, җепшек кар явачак

Кайбер урыннарда җепшек кар явачак

Татарстанда бу атна ахырына һава торышының бозылуы көтелә – төнлә һава температурасы +1 градуска кадәр төшәчәк, кайбер урыннарда җепшек кар явачак. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Шимбә, 6 майда, бераз яңгыр көтелә, төнлә +7..+12 градус җылы була, көндез +20..+25 градуска кадәр җылыта.

Ә якшәмбе, 7 май көнне, урта Идел буе циклонның тыл өлешендә калачак. Температура фоны шактый төшә. Әйтик, төнге сәгатьләрдә һава температурасы +1..+6 градуска кадәр, көнчыгышта +10 градуска кадәр, ә көндез +8..+13 градус булачак.

Бу көнне аязучан болытлы һава көтелә, тизлеге секундка 15 метр булган көчле җил исәчәк. Вакыт-вакыт яңгырлы була, кайбер районнарда җепшек кар яварга мөмкин.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев