Ялларга һава торышы билгеле
Татарстанда якын көннәрдә атмосфера басымының кискен үзгәрүе белән бәйле тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Бүген, 25 октябрьдә циклон көнчыгышка китә һәм Татарстанга югары атмосфера басымы йогынтысы таралачак. Җил төньяктан, төнлә республиканың көньягы һәм көнчыгышында кар, урыны белән буран булырга мөмкин, әмма көндез явым-төшемнәр көтелми. Термометр баганалары төнлә -6..-1 градуска кадәр һәм көндез -2..+2 градус күрсәтәчәк. Синоптиклар юлларны кар басу һәм бозлавык турында кисәтә.
26 октябрьдә явым-төшем ихтималы кими, әмма температура тәүлек дәвамында алдагы көндәге кебек булачак.
27 һәм 28 октябрьдә һава торышы үзгәрмәс дип фаразлана. Явым-төшемнәр ихтималы аз. Температура төнге сәгатьләрдә -8..-3 градуска кадәр, ә көндез -3..0 градуска кадәр көтелә.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев