Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда бураннар кайчан туктый?

Якындагы көннәрдә һава торышының характеры үзгәрәчәк

Төньяк Атлантикадан гаять зур циклон атмосфера фронтлары белән Татарстанга аномаль җылылык һәм мул кар алып килде. Әмма якындагы көннәрдә һава торышының характеры үзгәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га  Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Февральнең 6 көнендә Казанда 19 миллиметр явым-төшем яуды, 1 айлык норма 36 миллиметр тәшкил итә. Кар циклоны хәзер акрынлап көнчыгышка күчә. Арктик циклон киләчәк, шуңа күрә атна ахырына температура климат нормасыннан түбәнрәк була. Алдагы көннәрдә явым-төшемнәр туктый һәм сизелерлек салкынайта. Атна ахырында төнлә Казанда һава температурасы -22..-23 градуска кадәр төшә», - дип сөйләде ул.

Шулай ук киләсе атнадан Атлантикадан җылы һаваның яңа порциясе киләчәк, шуның аркасында кабат кар яварга мөмкин, дип белдерде спикер. Елның салкын вакыты әле тәмамланмый, ә бу әле кар явачак дигәнне аңлата, дип өстәде Переведенцев.

«Климат буенча тәүлеклек уртача температураның нуль билгесе аша яз ягына күчүе гадәттә 31 марттан 3 апрельгә кадәр була. Шулай булгач, алда тагын ике карлы ай», - диде Казан федераль университеты профессоры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев