Татарстанда ял көннәрендә аномаль салкыннар булачак
Һава торышы

Татарстанда ял көннәрендә аномаль салкыннар булачак

Киләсе атна башында төнлә һава температурасы элеккечә бик түбән булачак

Татарстанда салкынайту дәвам итәчәк - ял көннәрендә уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска түбән була. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Шимбә һәм якшәмбе төнлә һава температурасы -3..-8 градус була. Шул ук вакытта 13 октябрьдә көньякта һәм көнчыгышта термометр баганалары -10 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Шимбә көнне көндез һава температурасы -2..-7 градус, икенче көнне -4..-9 градус көтелә.

Киләсе атна башында төнлә һава температурасы элеккечә бик түбән булачак: -3..-8 градус, ә көньяк һәм көнчыгыш районнарда, түбән урыннарда -10 градуска кадәр. Көндез һава температурасы +6..+12 градус фаразлана.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев