Татарстанда янә кисәтү игълан ителде
Һава торышы

Татарстанда янә кисәтү игълан ителде

Һавада һәм туфракта урыны белән -2 градуска кадәр кырау көтелә

Иртәгә, 11 майда, Татарстанда һавада һәм туфракта урыны белән -2 градуска кадәр кырау көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республикада янә кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта, алдагы төндә сизелерлек явым-төшем көтелми, иртәгә көндез исә бераз яңгыр явачак. Республикада көндез һава температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк.

Җомгага каршы төндә температура +3..+8 градустан артмаса, көндез исә +14..+19 градуска кадәр җылытачак.

Искәртеп узабыз, элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, -5 градус кадәр кырау вәгъдә итеп, 9 һәм 10 майда кисәтү игълан иткән иде.

Чыганак 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев