Татарстанда яңадан бураннар һәм көчле җил көтелә
Һава торышы

Татарстанда яңадан бураннар һәм көчле җил көтелә

Күрү мөмкинлеге бер-ике километрга кадәр начараячак

15 декабрь кичендә, 16 декабрь төнендә һәм иртәсендә республиканың кайбер урыннарында бураннар көтелә күрү мөмкинлеге бер-ике километрга кадәр начараячак.

Моннан тыш, тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитүче көчле җил (Казанда – 16 м/с га кадәр) фаразлана. Бофорт шкаласы буенча, тизлеге 13,9 дан 17,1 м/с кадәр булган җил «көчле» дип, ә 17,2 дән 20,7 м/с кадәр булган җил «бик көчле» дип атала.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев