Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин
Һава торышы

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин

Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә

21 августта төнлә Татарстанда яңгыр көтелә, урыны белән көчле итеп яварга мөмкин. Көндез шулай ук кыска вакытлы явым-төшем фаразлана, кайбер районнарда яшен булуы һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Һава торышы аязучан болытлы була, җил секундына 14 метр, ә яшен вакытында 15-20 метрга кадәр фаразлана.

Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, республиканың көнбатышында +15 градуска кадәр көтелә. Көндез һава температурасы +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев