Бүген кабат җепшек кар һәм яңгыр көтелә
Һава торышы

Бүген кабат җепшек кар һәм яңгыр көтелә

Төнлә һава температурасы -2..+1 градус, көндез +1..+4 градус тәшкил итәчәк

Бүген, 21 декабрьдә, Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр фаразлана. Көн болытлы булачак, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Томан төшүе көтелә, төнлә һәм иртән бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Синоптиклар шулай ук көчле җил хакында кисәтте: төнлә аның тизлеге урыны белән секундына 14 метрга, ә иртән һәм көндез 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -2..+1 градус, көндез +1..+4 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев