Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә
29 гыйнвар кичендә һәм 30 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Республикада кабат күп итеп кар явачак, буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук көчле җил фаразлана, тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда – бозлавык.
Буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да күбрәккә начарланачак.
30 гыйнварда иртән һәм көндез кар күп явачак, җепшек кар һәм кар көртләре көтелә.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев