Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда көннәр суыта

5 апрельдән башлап суытачак

Татарстанда бу атна аномаль җылылыктан башланса да, озакламый сизелерлек суытачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцв сөйләде.

«Хәзер Казанда температура климатик нормадан 4-5 градуска югарырак, гәрчә, климат буенча уртача тәүлеклек температура якынча 1 градус булырга тиеш. Без себер антициклоны йогынтысында. Һава торыш озакламый үзгәрәчәк. Төньяк-көнбатыштан циклон килә, безнең территория аша салкын фронт узачак. Һава торышының тотрыксыз булуы циклоннар һәм салкын атмосфера фронтлары белән билгеләнә», – дип сөйләде метеоролог.

5 апрельдән башлап суытачак. Шимбәгә каршы төндә температура 1 градус салкын, ә 6 апрельдә көндез Казанда нибары 4 градус җылы була. Шулай да, суыту кыска вакытлы, киләсе атнада инде кабат җылытачак.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев