Татарстанда ноябрь башына кадәр яңгыр, томан һәм көчле җил фаразлана
Һава торышы

Татарстанда ноябрь башына кадәр яңгыр, томан һәм көчле җил фаразлана

Беренчел фаразлар буенча, 31 октябрьдә һава шартлары вакытлыча яхшырачак

Россиянең Европа территориясендә һава торышын Скандинавия циклоны билгели. Татарстан аның көньяк-көнчыгыш перифериясенә эләкте, анда җылы һәм дымлы һава массасы өстенлек итә, дип билгеләп үтә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республиканың кайбер районнарында яңгырлар һәм томаннар күзәтелә, ә температура нормадан ике градуска югарырак.

28 октябрьдә төбәктә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә җитди явым-төшем булмаячак, урыны белән томан сакланачак. Көндез республика территориясе аша атмосфера фронты узачак, ул 15-17 м/с тизлектәге көчле җил һәм яңгырлар китерәчәк. Төнлә һава температурасы +2...+7 градус тәшкил итәчәк. Көндез +5...+10 градус булачак.

29 октябрьдә яңгырлар сакланачак, температура төнлә +3...+8 градус, көндез +6.. +11 градус булачак. Пәнҗешәмбе көнне, 30 октябрьдә, шулай ук яңгырлар көтелә. Температура төнлә +2...+7, көндез +4..+9 градус булачак.

Беренчел фаразлар буенча, 31 октябрьдә һава шартлары вакытлыча яхшырачак. 1 ноябрьдә чираттагы атмосфера фронты бераз яңгырлар алып киләчәк.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев