Татарстанда өшү куркынычы арта
Һава торышы

Татарстанда өшү куркынычы арта

Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә

Татарстанда 12-15 декабрь көннәрендә җил көчәю көтелә. Температура түбән булганда ул өшү һәм туңу куркынычын арттыра. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Шулай итеп, бүген төбәктә җилнең көньяк-көнчыгыштан исүе көтелә. Төнлә аның тизлеге урыны белән 14 м/с, ә көндез 15-17 м/с ка җитә ала. Төнлә һәм иртән һава температурасы -18..-23 градус, ә көнчыгыш районнарда -25..-30 градус тәшкил итә. Көндез -14..-19 градус фаразлана, көнчыгышта кабат салкынрак булачак: -22 градуска кадәр.

Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев